«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычлар куюга багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Әлки районында яшәүче киңәш сорап телефон аша шалтыратты. Ул йөк Газеле өчен сатып алынган аккумуляторда җитешсезлек ачыкланганда эш итү тәртибен аңлатуны сорый.
"Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" процесслы чаралар комплексының өстенлекле юнәлеше булып халык белән кулланучылар грамоталылыгы дәрәҗәсен һәм үз-үзеңне саклауны арттырырга мөмкинлек бирә торган превентив чаралар уздыру тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Затлы» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар һәм сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» кафесында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 15 атмада - 24 шешә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Румия Сөләйманова тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белән берлектә «Кулланучылар хокуклары» дип аталган темага танып белү сәгате үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре мәктәп укучылары өчен куллану культурасын формалаштыруга һәм товарлар, хезмәтләр сатып алганда төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүгә юнәлдерелгән укыту чаралары үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы башкарма комитеты белгече белән Болгар шәһәренең «Дебют» даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле уздырды.
Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.