ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре очрашты. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы турында фикер алыштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Дегустациядә Россиядә һәм Италиядә җитештерелгән брют категориясендәге күбекле алсу шәрабларның 12 үрнәге бәяләнде.

Тэги: дегустация комиссиясе

Рейтинг нәтиҗәләрен федераль Икътисад министрлыгында ясадылар. Бәяләүгә караганда, Татарстан Республикасы 2024 елда барлык контроль-күзәтчелек чараларының 20%ын «Инспектор» мобиль кушымтасы аша уздыруны тәэмин итте, бу исә республиканы дистанцион тикшерүләр, консультацияләр һәм башка чаралар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында 1 урынга чыгарды.

Тэги: контроль чаралар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шундый сорау килде:

 - Дустым белән рестобарга кердек, меню белән бергә безгә шәраб картасы бирделәр, әмма официант шундук алкогольгә бәяләр актуаль түгел, чөнки бәяләр арткан, дип кисәтте. Кич җиткәч, шәраб картасында күрсәтелгән бәяләр буенча счет сорадык, ләкин безне ишетмәделәр. Рестобардагыларның гамәлләре законлымы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елның 4 кварталында федераль форматта декларацияләр кабул итү срокларын искә төшерә. Декларацияләр 2025 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).

Тэги: декларация кабул итү турында

Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Олимпиада безнең республикада инде уникенче ел уздырыла. Мәктәп укучыларының алган кулланучылар белемнәре аларга күптөрле хезмәтләр һәм товарлар буенча ориентлашырга, дөрес итеп товарлар сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең тәрбия эше буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнардан751 укучы катнашты.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Бу көннәрдә Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына оештырылган Олимпиада номинантларын һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа елга багышланган «Теләкләр чыршысы» акциясе изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Алар хәйрия акциясендә катнашалар, балаларга изге теләкләрен үтәргә һәм Яңа елга бүләк алырга ярдәм итәләр.

Тэги: Теләкләр чыршысы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International