Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Арча муниципаль районындагы «Өмет чыганагы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Алексеевское молоко» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен уку семинары үткәрде.
Семинар кысаларында товарлар маркировкасын үтәү, «Гадел билге» товарлары мониторингы системасы мәсьәләләре каралды.
Гаҗәп, ләкин хәзер дә кибетләрдә сертификат кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел дигән төзәтмә белән белдерүләр очратырга мөмкин икән. Бу хакта инде күп сөйләнде һәм аңлатылды, ләкин мондый белдерүләрне яңа ел алдыннан кайбер кибетләрдә күрергә мөмкин иде.
Мондый раслау дөресме?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск районының күпфункцияле үзәкәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр.
Бәйрәм көннәре дәвам итә, ә киң ассортимент, шулай ук көч һәм вакытны экономияләү мөмкинлеге бирә торган әзер ризык китреп бирү һичшиксез өстенлек булып тора. Еш кына кешеләр әзер ризыклардан салатлар сатып ала, ә алар тиз бозыла торган, термик эшкәртелми торган ризык булып санала, шуңа бәйле рәвештә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга һәм азыктан агулану китереп чыгарырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм рәсем ясарга, ябыштырырга, пазллар җыярга һәм әкиятләр тыңларга яраткан өч яшьлек Кәримнең хыялын тормышка ашырды. Хәзер сабыйның үз сәләтләрен үстерү һәм ата-аналарын уңышлары белән сөендерү өчен иҗат итәргә кирәкле бөтен нәрсәсе булачак. Җәүдәт Әхмәтханов Кәрим һәм аның әти-әнисе белән видеоэлемтә аша аралашты. Бүләкләрне Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова тапшырды.
2024 ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада номинантларына һәм Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе педагогларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Быел олимпиадада Казан территориаль органы карамагындагы районнардан 1195 укучы катнашты.
Олимпиада барышында алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерлары булдылар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Аксубай районының «Сельская новь» газетасы үз укучыларына «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уздырылган уникенче республика Олимпиадасы һәм район мәктәпләре укучылары арасында җиңүчеләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучысы Азалия Сафинага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның грамотасын тапшырды.