Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы (ЧГО ТРО ВОИ) Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычларын профилактикалау максатларында «Инспектор» мобиль кушымтасында «Вин-таж» ҖЧҖ белән видео-конференц-элемтә (ВКС) ярдәмендә консультация уздырдылар.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлегенең Үрнәк бистәсендә гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы буйсынуындагы Питрәч районына бару кысаларында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2025 елга гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Чараның исеме: Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре.
Сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнешендә катнашучыларның игътибарын шуңа юнәлтәбез: 20.01.2025 елдан башлап МТ ГИС продуктив контурында универсаль документларын (УПД) тапшырганда эшчәнлек башкару урынын (МОД) тикшерүләр кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме буенча укыту чарасы үткәрде.