Еш бирелә торган сораулар

Часто задаваемые вопросы Государственной инспекции Республики Татарстан по обеспечению госу­дарственного контроля за производством, оборотом и качеством этилового спирта, алкогольной продукции и защите прав потребителей

Алкоголь буенча декларацияне нинди программада тутырырга була?
Җавапны карау
«Алкогольле» декларацияләр тапшырганда кайсы очракларда - электрон рәвештә, ә кайсы очракларда кәгазьдә хисап тотарга кирәк?
Җавапны карау
Алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләр тапшырганда электрон - цифрлы имза (ЭЦП) куллану мәҗбүриме?
Җавапны карау
Туй күлмәген химчисткага тапшырдым. Алырга килгәч, күлмәктә кара таплар барлыкка килүен күреп алдым. Минем ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы талщптщн хезмәткәрләр баш тартты. Мин химчистка җитәкчесенә дәгъва яздым, әмма әлеге предприятие администрациясе ягыннан бернинди реакция дә булмады. Бу очракта химчистка хезмәткәрләренә җаваплылык каралганмы? Алга таба нишләргә?
Җавапны карау
Иттарткыч сатып алдык, гарантия срогы дәвамында эшләүдән туктады. 45 көн үткәннән соң, миңа ремонттан соң бирелгән 3 иттарткычның берсен сайларга тәкъдим иттеләр. Бу законлымы?
Җавапны карау
Сатып алынган телевизордагы җитешсезлекләрне бетерү барышында аның 45 көн эчендә сатучы гаебе белән түгел, ә кирәкле детальләр булмау сәбәпле ремонтланмаячагы ачыклана. Бу очракта кулланучы нинди хокукларга ия?
Җавапны карау
Мин электрошлифоваль машина сатып алдым. Гарантия срогы дәвамында ул сафтан чыкты. Мин сатучыга акчаны кире кайтару таләбе белән мөрәҗәгать иттем һәм товарны сыйфатны тикшерү өчен тапшырдым. Гарантия срогы дәвамында сыйфатсыз товарга экспертиза нинди вакытта үткәрелергә тиеш?
Җавапны карау
Сатучы сатып алучыга үзе сайлаган товарны сатудан баш тартырга хокуклымы?
Җавапны карау
"Пентакс" цифрлы фотоаппарат сатып алдым, ул начар эшләде һәм хаталар бирде. Аны ремонтка тапшырдым. Инде 2,5 ай узды, ә аны һаман да ремонтлыйлар. Минем мәгълүматлар буенча, бу вакыт эчендә 3-4 запчасть кайтартылган булса да, запчастьлар кайтуны көтәләр, имеш. Нәрсә эшли алам бу очракта һәм мин алар белән килешүне өзә аламмы, һәм акчаны кире ала аламмы?
Җавапны карау
Мин компьютер сатып алдым. Аңа гарантия 1 ел билгеләнгән иде. Март башында анда җитешсезлекләр ачыкланды. Сервис-үзәк белгечләре нәтиҗә ясаган, туклану блогы сафтан чыккан һәм, нәтиҗәдә, материнская плата янган. Гарантия ремонтында һәм сафтан чыккан җиһазларны алыштырудан баш тарттылар. Туклану блогын караганда аның Кытайда эшләнүе, анда РФ сертификацияләү органы логотибы юклыгы ачыкланды, бу исә төзелгән актта чагылыш тапты. Сатучының гарантияле хезмәт күрсәтүдән баш тартканда гамәлләре дөресме һәм сатып алучының бушлай ремонтка (сафтан чыккан детальләрне алмаштыруга) хокукы бармы? Моның өчен нинди гамәлләр күрергә кирәк?
Җавапны карау
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International