Җитешсезлеге булган автомашинаны кибеткә кире кайтару бик катлаулы эш, анда күп кенә нечкәлекләр бар. Завод җитешсезлеге яки файдалану кагыйдәләрен бозумы икәнлеген исбатлавы авыр булганга күрә, җитешсезлек сәбәбен күрсәтеп, бәяләмә бирә торган экспертиза таләп ителә. Кулланучы файдасына эксперт бәяләмәсе булган очракта, кибет товарны алмаштырырга яки акчаны кире кайтарырга мөмкин, шулай ук экспертизага киткән чыгымнар да компенсацияләнә
Дөрес матрас яхшы йокы, ял итү нигезе булып тора, димәк, сәламәтлек өчен дә файдалы дигән сүз. Сыйфатлы матрасның хезмәт итү чоры 25 елга кадәр җитәргә мөмкин. Матрас сатып алганда, без, кагыйдә буларак, якындагы берничә елда аны яңасына алмаштыру турында ниятләмибез. Шуңа күрә дә матрас сатып алган вакытта аның барлык параметрларына һәм характеристикаларына игътибар итәргә кирәк. Ә матрас туры килмәгән очракта нишләргә соң? Аны ничек итеп кире кайтарырга яки алмаштырырга?
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 24 статьясындагы 4 пункты нигезендә, сату-алу шартнамәсен өзгәндә, әгәр таләп суд карары чыгарылган вакытка ирекле нигездә үтәлмәсә, кулланучы товарның шартнамәдә билгеләнгән бәясе белән мондый таләпне ирекле нигездә канәгатьләндерү вакытына тиешле товарның хакы арасындагы аерманы каплау турында таләп итәргә хокуклы
Закон авторы товарны төргәксез генә кире кайтару мөмкинлеген бирә, әмма барлык сәүдә нокталарында да бу эшкә ризалашырга атлыгып тормыйлар. Сатучылар еш кына, товарны кабул итүдән баш тартып, гражданнардан аның тартмасын да китерүне таләп итә
Товар җитешсезлек белән сатылган очракта, ләкин бу хәл аны билгеләнеше буенча куллануга комачауламаса, товарның сатып алу бәясе чагыштырмача киметелергә мөмкин. Үз чиратында, товарның бәясен киметү якларның килешүендә билгеләнә, ә мондый килешүгә ирешеп булмаса, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы
Сатып алучы буларак хокуклары бозылган пенсионерга кая мөрәҗәгать итәргә? Кулланучы пенсионерларның мәнфәгатьләрен кайсы дәүләт органнары яклый? Башка гражданнар кебек үк, еш кына пенсионерлар арасында да үз хокукларын яклауны таләп итеп, мөрәҗәгать итү зарурлыгы килеп туа. Инвалидларда да, халыкның социаль нәзберек булган башка катлауларында да шундый ук ихтыяҗ килеп туарга мөмкин. Шикаять белән кая барырга соң? Аны нинди тәртиптә тапшырырга һәм кайсы очракта мөрәҗәгать максималь рәвештә нәтиҗәле булырга мөмкин? Түбән Кама территориаль органы белгече Кадрия Вагыйзова белән очрашу барышында Сарман муниципаль районы социаль яклау бүлегендә әнә шул һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының (алга таба – Закон) 18 статьясы нигезендә, кулланучы товарда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, әгәр бу җитешсезлекләр турында сатучы тарафыннан алдан әйтелмәгән булса, үз ихтыярына карап түбәндәгеләрнең берәрсен таләп итәргә хокуклы:
шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыру турында таләп итәргә;
товарның сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә. Сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш
2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды
23 июльдә Алексеевск районының Биләр авылында эшкуарларның стратегик сессиясендә эшкуарлык проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы А.А.Панов катнашты. Очрашу муниципаль районнарда эшлекле климат белән идарә итүнең республика системасын гамәлгә кертү кысаларында оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы уздыра
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына консультация сорап гражданка Р. мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең асылы шунда ки, ул танылган спорт товарлары кибетендә төрле модельдәге берничә су коену киеме сатып алган. Өенә кайткач сатып алган бар яңа әйберен киеп караган, туры килә торганын сайлап, калганнарын кире кибеткә кайтарырга уйлаган. Ләкин аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар. Телефон аша элемтәгә кергән ханым үзенең берничә коену киемен, өйгә алып кайтып, тынычлап кына киеп карап һәм туры килгән модельне сайлап алу өчен, махсус сатып алуы турында ачынып сөйләде. Кулланучы фикеренчә, кибетнең гамәлләре хокукка каршы килә. Үзе өчен туры килми торган товарларга юкка акча сарыф иткән булып чыга