Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чара үткәрде.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, 1-10 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, 2021 елның 30 сентябрендә Казан шәһәренең Үзәк китапханә системасында өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Өлкәннәр көне өлкән буынга игътибар итәргә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар арттырырга, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга кирәклеген искәртергә тиеш.