2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары барышында Яр Чаллы шәһәренең гараж кооперативында урнашкан кибеттә лицензиясез һәм товар-озату документларыннан башка гына хәмер сатуда булу факты ачыкланды. Барлыгы 88 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга РФ КоАП 14.16 ст.1 ө., 14.16 ст.2 ө. буенча каралган административ җаваплылык яный.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 13 октябрендә, Чаллы ш. Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Продукты 24» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукциянең ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 153,56 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 6 октябрендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәре, Аркылы урамы, 3а йорт адресы буенча урнашкан «Продуктлар» кибетендә күпфатирлы йортта ишегалды ягыннан урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. 182, 81 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, административ тикшерү кысаларында, Спас районы кибетләренә бардылар.
«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына Түбән Кама шәһәрендәге сәүдә нокталарының берсендә 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату гамәлгә ашырыла, дип хәбәр килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кергән мәгълүмат тикшерелде
Иртән иртүк Түбән Кама кибетләренең берсендә сатучы сыра саткан. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату турында Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормаларын бозып сату фактын теркәде, бу сатучының гамәлләрендә РФ КоАП 14.6 ст.3 өлешендә каралган административ хокук бозу составының булуын күрсәтә. Сатучы таныш булмаган гражданинга 0,5 литр күләмендә ябык металл савытта составында 9% этил спирты булган сыра саткан, һәм әлеге фактны ул кире какмады, чөнки сыра сату вакытына игътибар итмәгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу фактын ачыклады. 69,83 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасында 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуны тыю дәвам итә, әмма кызганычка каршы, барлык сәүдә объектлары да бу законны үтәми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә, шәхси эшмәкәргә караган бер объектта чикләнгән вакыт аралыгында алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды.
Алабугада сыра сату вакытын чикләүне бозу факты ачыкланды.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22-00 сәгатьтән 10-00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.