ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Тәрәзә артында - алтын көз, ә календарьда - алтын яшьтәге кешеләр бәйрәме. Октябрь башында өлкән буынның иң лаеклы, зирәк, хөрмәтле вәкилләренә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне белән

Өлкәннәр бәйрәме халыкара дәрәҗәгә 1990 елның 14 декабрендә чыкты, ул көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткән резолюция кабул итте. Россиядә Өлкәннәр көнен 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне - зирәклек һәм игелек бәйрәме. Бу көнне без өлкән буын кешеләренә иң җылы рәхмәт, хөрмәт сүзләре әйтәбез, хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады. Без чын күңелдән үзебезнең пенсионерларны бәйрәм белән котладык - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадырованы.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн, ул  күп еллар тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләргә багышлана. Бу көнне без өлкәннәрнең җәмгыятебез өчен мөһимлеген билгеләп үтәбез, аларга рәхмәт сүзләре белдерү өчен очрашабыз.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне белән

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Кадерле ветераннарыбыз, хөрмәтле коллегаларыбыз!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - сезнең хезмәтегезгә, белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә хөрмәт бәйрәме. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Сезнең ярдәм белән без тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, сезнең хезмәт җимешләреннән ләззәт алырга мөмкинлек алабыз. Сезнең зирәклегегез, игелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын. Безнең инспекция һәм тулаем җәмгыять өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт.

Без сезне һәм сезнең безнең уртак эшебездә катнашуыгызны югары бәялибез.

Иң изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

6
октябрь, 2023 ел
җомга

Октябрьдә бик күп истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр бар. Аларның берсе - зирәклек, җитлеккәнлек һәм тәҗрибә бәйрәме - Өлкәннәр көне!

Тэги: Өлкәннәр көне

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үзләренең коллегаларын өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров элекке хезмәттәшләрен - Шәймуллина Фәүрүзә Вафовна, Юзеева Нина Герасимовна, Шәйхиев Илһам Гайфи улы, Шаһиева Дания Госмановна, Юнысова Минсара Сафиновнаны бәйрәм белән котлады. 

Тэги: Өлкәннәр көне

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1 октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада старт алды. Өлкәннәр көне өлкән буынның тормышына игътибар итәргә, өченче яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар итүнең мөһимлеген искә төшерергә, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга тиеш.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.

Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова әлеге чарада катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Тэги: Өлкәннәр көне

2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен бөтен дөньяда 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне хезмәт коллективлары пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, ул үзенең пенсионерларын - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадыйрованы бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Өлкәннәр көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International