ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2024 ел
җомга

2024 елның 3 апрелендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатыннан, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләрләр Мостафина Л.Р. һәм Гыйләҗева Н. Н. сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Р. Н. Сәлахетдинов кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр (Балтач районы).

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 4 апрелендә Кукмара районының Түбән рус авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 4 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова үткәрде. Алкоголь продукциясен сату турында сөйләштеләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районы Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп терминнары һәм нормалары белән таныштырдылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең КФҮ кунаклары өчен «Ясалма интеллектны үстерү этабында кулланучының хокукый грамоталылыгы» темасына консультация өстәле оештырды. Шәһәрлеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар ала һәм анкетада катнаша алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр атна саен сишәмбе көннәрендә Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә очрашалар. Анда алар «Кул эшләре» клубы оештырганнар, бәйләү, энҗе чигү, тасмалар белән чигү белән шөгыльләнәләр. Бу чаралар аларга үзләренең әһәмиятен һәм файдалылыгын тоярга мөмкинлек бирә. Шулай итеп әбиләр үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен стимул алалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International