Торак пунктларда аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып элеккечә гражданнарны күчмә кабул итү, семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча авыл җирлекләре халкы белән очрашулар оештыру һәм үткәрү кала бирә.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Олы Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта үткәрелә. Россия бу бәйрәмне беренче тапкыр 1992 елда билгеләп үтте, ул вакытта РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы кабул ителде, ул гражданнарның куллану хокукларын, шулай ук кулланучыларга товарлар сатучы яки хезмәт күрсәтүче субъектларның хокукларын һәм бурычларын ныгытты.
Ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырылды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Субаш мәктәбендә кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәрендә комплекслы чара үткәрделәр.
Арча муниципаль районының Урта Аты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Алабуга районында авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән очрашулар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Кулланучылар хокукларын яклау» өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын, шулай ук хуҗалык итүче субъект вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Алексеевск бистәсенең өлкән буын вәкилләрен укыттылар.
Ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Гардероб Сторе» хатын-кызлар киемнәре бутигында профилактик чара үткәрделәр, анда белгечләр кибет сатучыларына һәм шәхси эшмәкәргә консультация бирделәр.