Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә узды.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату гамәлгә ашырыла торган сәүдә объектларының берсендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр И.И. Искәндәрова кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде. Чара кулланучылар белемнәрен арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында үткәрелә.
2024 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы тарафыннан Кече Талкыш авыл җирлеге халкы белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча очрашу оештырылды һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Нурлат районында сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучыдан түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:
- Ноутбукның төзек булмавы сәбәпле сатучыга мөрәҗәгать иттем (сатып алудан соң ике көн үтте). Сатучы минем ноутбукка карата дәгъваларымны тыңламады да, башка шәһәрдә урнашкан сервис үзәгенә юллады. Ә сервис үзәгендә алар бары тик товарны диагностикалау һәм ремонтлауны гына үткәрәләр дип әйттеләр. Нигә миңа товарны ремонтлау кирәк. Мин акчаны кире алырга теләр идем. Оста мине кабат кибеткә җибәрде. Минем нинди хокукларым бар?
Алексеевск шәһәр тибындагы бистә халкына киң ассортименттагы товарлар тәкъдим итүче «Виктория» кибетендә сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Укыту семинары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре тарафыннан үткәрелде.