Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л.Д.» клубында физик затның алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 80 шешә (41,06 литр) тәшкил итә. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату) каралган административ хокук бозу кылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Чистай муниципаль районы Кутлушкино авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырды һәм үз компетенциясе чикләрендә кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан гражданнарны кабул итте.
2023 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Бу билге – бөтен Россия буенча дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм ясле балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортлау өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшмәкәр турында сөйли.
2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Сәрдекбаш авыл җирлегендә үз эшчәнлекләрен алып баручы сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
2023 елның 06 апрелендә Кукмара районының Сәрдекбаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Сеҗе авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнар белән очрашу үткәрде.
2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Рождественский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Кече Лыза авылында шәхси эшмәкәр Р. Н. Сәлахетдиновның кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә түбәнкамалы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Тез җәрәхәте белән бәйле рәвештә, улым магнит-резонанс томографиясен (МРТ) үтте, хезмәт өчен түләде. Әмма травматолог, Түбән Камада МРТдан алынган мәгълүмат җитмәү сәбәпле, аны Яр Чаллы шәһәренә кабат ҖРТга җибәрә, моның өчен дә түләү башкарыла. Ачыкланганча, Түбән Камада эшләнгән МРТ, рөхсәт ителмәү сәбәпле, тез буыннарын блокадалау проблемасын чагылдырмый. Бу очракта мин нәрсә эшләргә тиеш? Процедура өчен ике тапкыр түләү, шулай ук Чаллыга бару өчен бензинга чыгымнар да тынгылык бирми.