ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 06 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова гражданнарны кабул иттеләр. Чара кысаларында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре каралды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 04 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре үз ведомствосы карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләренә, халыкның хокукый белмен һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

04.04.2023 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Биектау FM» радиосында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән тапшыруны яздыруда катнашты.

Тэги: коррупциягә каршы тору

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик затның алкоголь продукциясен сату факты теркәлгән. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Гомуми күләме 30,875 литр булган 17 460 сумлык продукция тартып алынган

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

«Биектау FM» радиосы 2012 елдан бирле тапшырулар алып бара. 100.2 FM дулкынында район халкы яңалыклар, төрле чаралар һәм тантаналар репортажлары һәм башка көндәлек яңалыклар блоклары белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар район һәм Татарстан Республикасы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык интервьюлар һәм төрле темаларга тематик тапшырулар тыңлый.

Тэги: кулланучылар хокукы

2023 елның 05 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Усад авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 05 апрелендә Әтнә районының Яңа Шашы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Вакыт-вакыт без барыбыз да такси хезмәтеннән файдаланабыз. 2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында»гы 580-ФЗ законына таксиларга, шулай ук аларны йөртүчеләргә һәм ташучы оешмаларга өстәмә таләпләр куючы берничә үзгәреш кертеләчәген белү дә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Алабуга районы КФҮ ДБУ филиалында халыкка консультация үткәрелде.

Тэги: куланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International