ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10 апрелендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кутлушкино авылында Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеенда булдылар.

Тэги: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы

2023 елның 10 апрелендә Саба районы Югары Сим урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Рөстәм Фәрхуллин һәм Гөлүсә Дәүләтшина 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина белән берлектә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының үзәк китапханәсендә балаларның куллану грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру максатларында дежурлык үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә урнашкан җиһазлар салонында консультация өстәле үткәрде. Чара барышында йорт җиһазлары сатып алганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды, алдан түләнгән мебельне китерү срокларын бозу ситуациясен җентекләп карадылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Дәүләт Думасы беренче укылышта этил спирты һәм спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләргә таләпләрне кырысландыру турында закон проектын кабул итте.

Документ депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелгән. Ул мондый җитештерүчеләрнең эшчәнлегенең ачыклыгын, аларның продукциясенең сыйфатын арттыру һәм аның легаль булмаган җитештерүенә каршы көрәш максатларында эшләнгән.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә сыра кегларын маркировкалау буенча Эксперимент үткәрү кысаларында (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2023 елның 383 номерлы карарына ярашлы рәвештә) кеглы сыра продукциясе җитештерүчеләр һәм аларның әйләнешен гамәлгә ашыручы күмәртә оешмалары өчен кегларда сыра продукциясе хәрәкәтенең эзлеклелеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча вебинар узачак.

Тэги: сыра кегларын маркировкалау

Россия Президенты Владимир Путин сыра, сидр, пуаре һәм әче бал җитештерүчеләр реестрын алып баруны күздә тоткан законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Тэги: сыра җитештерүчеләр реестры

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка М. кулланучының аерым таләпләрен үтәгәндә срокларны билгеләү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз сатучыга карата сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә. Әмма сатучы аның таләбе товарны сатучыга тапшырганнан соң егерме көн эчендә, товарның сыйфатын тикшергәннән соң үтәләчәген хәбәр итә. Гражданка сатучының законлы эш итүенә шик белдерә.

Тэги: куланнучылар хокукларын яклау

Алкогольле продукцияне маркировкалау өчен федераль махсус маркалар бирү буенча дәүләт хезмәтенең цифрлы трансформациясе кысаларында 2023 елның 4 мартында ЕГАИС УТМның федераль махсус маркалар бирү белән бәйле процессларны тулысынча автоматлаштыруны күздә тоткан эшкәртелгән программа тәэминаты билгеләнде.

Тэги: федераль махсус маркалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International