2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
06.07.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән семинарлар үткәрде.
2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районы «Теләче урта мәктәбе» МББУның мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ЦУМ» сәүдә үзәгендә «Шик и Шарм» мода һәм авторлык коллекцияләре ярминкәсендә булдылар.
Универсаль күргәзмә-ярминкәдә дизайнер киемнәре һәм аяк киемнәре, ювелир эшләнмәләр һәм бизәнү әйберләре, интерьерның эксклюзив әйберләре, матурлык һәм сәламәтлек өчен товарлар, табигый азык-төлек продуктлары тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.
Белгечләр фикеренчә, хлорлы су белән яхшы чәй кайнату мөмкин түгел. Алар фикеренчә, «иң яхшы» һәм «иң начар» сортлы чәй юк. Суны алдан фильтрларга һәм чәй сортын түз тәмеңә карап сайларга кирәк. Шул ук вакытта әзер чәйне генә түгел, төрле сортлы чәйләрне катнаштырып та кулланырга мөмкин.
2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Чара халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Моннан тыш, Зәй районы гражданины 8 данә 0,5 литр сыешлы пыяла шешәләрдә спиртлы сыеклык, шулай ук 95% лы фармацевтика антисептик эретмәне биргән. Полицейскийлар законсыз хәмер сатуны документлаштырды.
Җәйге сезонда күпләр ике көпчәкле «дус» сатып алу турында уйлана. Тотылган чаралар үзен акласын өчен, велосипед сайлаганда кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк:
- велосипед сатып алыр алдыннан кирәкле бәя категориясендәге модельләрне өйрәнергә, күзәтергә һәм «бәя – сыйфат» ысулы белән чагыштырганда иң яхшысын сайларга кирәк;
Җәй күпләр өчен кояш, эсселек һәм табигать кочагы белән генә түгел, ә күп очракта үзебезнең яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр байлыгы белән дә ассоциацияләнә. Июль – җәй уртасы. Организмны кирәкле нутриентлар белән баетырга иң кулай вакыт.