2022 елның 28 июнендә Алексеевск муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов үткәрде.
2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 елның 1027 номерлы «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару өчен тапшыру һәм кабул итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, 605,135 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» АҖ вәкиленә тапшыру булды, аның буенча судлар тарафыннан конфискацияләү турында карарлар кабул ителгән.
Җәйге мәктәп яны лагере шартларында балаларның ялы шәхеснең буш вакытында мөстәкыйль тормыш эшчәнлеген оештыру күзлегеннән уникаль. Нәкъ менә мәктәп яны лагерында бала буш вакытларын файдалы эшләр белән тулыландыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләренә 2022 елның 24 июнендә Чистай шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе – юстиция киңәшчесе Салихов Р.Р. тарафыннан «Башкарма хакимият органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге» темасына лекция укылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча кулланучылар хокукларын бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан чыгып, шәхси эшмәкәр Ибраһимова Г. З. ның «Аяк киемнәре йорты» сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
2012 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «ФИН» ҖЧҖнең «Каенкай» кибете хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.
23.06.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Наша победа» ҖЧҖнең «Динар» кибетендә, предприятие хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен арттыру максатыннан, белем бирү семинары үткәрде.
Намуссыз сатучылардан барыннан да бигрәк кулланучыларның социаль якланмаган категорияләре (өлкәннәр, пенсионерлар, инвалидлар) зыян күрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) аеруча йомшак категориясе буларак, алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтановның территориаль органга буйсынган районнарда яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Мондый очрашулар гражданнар һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Анда үзләрен борчыган сорауларны бирергә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын белдерергә мөмкин.