ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Палитра» сәүдә үзәгендә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Чистай кешесе, үзенең эте турында борчылып, шәһәр кибетләренең берсендә этне читтән күзәтү өчен 4 990 сумлык GPS-трекер һәм аның өчен SIM-карта сатып алган. Бу товар, этнең кая китүенә карамастан, муенга беркетелгән заманча технология аны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип гарантияли. Хуҗа этнең барлык күчеше турында мобиль кушымта аша, урамда гына түгел, бинада да, Wi-Fi кулланып белә ала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова Әтнә районында шәхси эшмәкәр Фәйзрахманова Р.М. ның кәрәзле элемтә салоны сатучылары өчен укулар үткәрде. Шулай ук әлеге сәүдә объектында көнкүреш техникасы да сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 03 мартында Түбән Кама районы җәмәгать судьялары суды залында кулланучы тарафыннан кәрәзле телефоннарны сатучы компанияләрнең берсенә куелган сату-алу килешүен өзү, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчалата сумманы, неустойка, штраф, мораль зыян өчен компенсация таләп итү эше каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренең гражданнар процессында катнашуының максаты нәкъ менә башкарма хакимиятнең дәүләт органы буларак башка затларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 4 мартында, «Кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 10 сыйныф укучылары арасында «Тарих һәм җәмгыять белеме» укытучылары Лилия Фазуллина һәм Миләүшә Сәгъдиева катнашында хокукый викторина үткәрде. Викторина «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләренә кагылышлы сораулар һәм ситуацион бурычлар рәвешендә онлайн форматта узды. Чара башланганчы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җентекләп аңлатып, сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Мөрәҗәгатьләрне карау практикасыннан мисаллар китерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында, ZOOM платформасында, куратор Юрий Митюшкин катнашында 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Тэги: эш нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары белән чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Мартның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең 2 сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактларын ачыклады.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән гаризалар нигезендә гражданнар тарафыннан билгеләнгән хокук бозулар буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан контрольлек чаралары үткәрелде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2022 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Макаровка авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый белеменн күтәрү максатыннан Балтач районының «Жасмин» портьер салонында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова белем бирү семинары оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International