Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Котлы Бөкәш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2022 елның 28 февралендә Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
2022 елның 25 февралендә Теләче районы «Теләче урта мәктәбе» МББУнда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова тарафыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр Ф.Н. Заһировның «Арзан» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Чара барышында куллану законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозу очрагында гамәлләр тәртибе һ. б. аңлатылды.
2022 елның 24 февралендә Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Казан шәһәре үзәк базары территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән «Кулланучылар хокукларын яклау» һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар үткәрде.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында онлайн режимында киңәшмә узды, анда территориаль органның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.