2021 елның 17 декабрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә колбаса эшләнмәләренә кулланучылар дегустациясе узачак.
Комиссия әгъзалары 10 үрнәккә бәя бирәчәк: 5 төр «докторская», 5 төр «Краковская» колбасасы.
Дегустациягә тәкъдим ителгән колбасаларның барлык үрнәкләре Татарстан Республикасының сәүдә объектларында сатып алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Шәле авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү график нигезендә ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча үткәрелә.
2021 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы һәм консультанты Алсу Хөснетдинова һәм Венера Өметбаева Яшел Үзән районы Норлат авыл җирлеге башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Р. С. Зарипованың сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты В.Р. Өметбаева «Перекресток» кибетендә кулланучылар белеме буенча чара үткәрде.
Күп кенә кешеләр, көтеп алынган яңа елны каршылаганда онытылмаслык якты тәэсирләр алырга теләп, күңел ачу характерындагы пиротехник эшләнмәләр сатып алырга ашыга.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Зөһрә Гыйльметдинова хосусый эшмәкәр Р.Р. Садриеваның (Арча шәһәре) «Фейерверклар» сәүдә объекты сатучылары өчен пиротехника әйберләрен сату кагыйдәләре буенча укыту семинарын үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Интернет-кибеттә сатып алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару белән бәйле сораулар килә.
Товарны Интернеттаy сатып алу дистанцион сәүдәгә карый, чөнки кулланучы сатып алыр алдыннан товар белән турыдан-туры таныша алмый. Бу очракта сату-алу килешүе сатучының тәкъдим ителгән товарның тасвирламасы белән каталоглар, фотосүрәтләр, элемтә чаралары аша танышу нигезендә төзелә.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча ел саен республикакүләм Олимпиада үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
Түбән Кама муниципаль районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Кама Аланы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гражданин тарафыннан шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалларын төзү барышында сатучы тарафыннан 0,5 литрлы тагын ике шешә тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Гражданин үз гамәлен «аракыга акча җитмәгән ирне кызганып, аңа 200 сумга көмешкә саттым», дип аңлата.