2021 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова X5 Retail Group компаниясенең «Пятерочка» сәүдә челтәре хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. Компания 25 ел элек Россиядә иң яхшы дөнья практикалары буенча заманча ваклап сату компаниясе төзү инициативасы белән барлыкка килгән. Сәүдә челтәренең беренче кибете 1999 елда ачылган иде.
Кыш, Яңа ел бәйрәмнәре, чыршы, Кыш бабай һәм, әлбәттә инде, мандарин кебек атрибутлар белән ассоциацияләнә.
Хәзер - «мандарин бумы», чөнки тиздән Яңа ел. Гомумән, декабрь ае, традиция буенча, Россиядә «мандарин» ае исемен йөртә. СССР чорында Яңа ел табынын җиләк – җимеш белән бизәү катлаулырак булса да, табыннарда нәкъ менә Мароккан, яки Абхазия мандариннары булган. Әмма хәзер дә, иске традиция буенча, халык мандариннарны күпләп сатып ала. Ихтыяҗ бар - кибетләрдә бу кояшлы җимешнең төрле сортларын, төрле тәмлеләрен, төрле акчага табарга була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13 йорт) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрде.
Әлмәт мәгариф идарәсе методисты Светлана Тулаева һәм Әлмәт шәһәренең 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Зәй муниципаль районы территориясендә полиция хезмәткәрләре, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклау максатыннан чыгып, системалы рәвештә контрольлек чаралары үткәрәләр, шул исәптән гражданнар тарафыннан спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын да ачыклыйлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы: «диван сатып алдык, өйгә кайткач аннан ис килә башлады. Диванны кире сатучыга кайтара алабызмы?», - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Товар сатучы бу гарантия очрагы түгел, һәм ис бер ай дәвамында җилләнә, дип раслый. Сыйфатсыз товар өчен акчаны ничек кайтарырга?
2021 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.Егорова Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә хокук саклау органнары вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
2021 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова катнашында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
14 декабрьдә Түбән Кама шәһәре Прокуратурасында Муниципаль һәм дәүләт структуралары җитәкчеләре катнашында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды.
Декабрьнең беренче яртысында Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Быел алар барлыгы җиде.
Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина җиңүчеләргә, призерларга һәм аларның остазларына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Дипломатларга исемле кубоклар һәм медальләр тапшырылды.