2021 елның октябрендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аның әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү автоматлаштырылган рәвештә 2021 елның 1-9 ноябрендә автомат рәвештә башкарыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына ТР, Чаллы ш., г. Камал ур., 30а й. адресы буенча урнашкан «Хан» кибетендә төнлә алкогольле продукциясе сату турында шикаятьләр килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында районның авыл кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка төрле җитештерүчеләрнең шактый киң ассортиментта сыра сату факты ачыкланды
2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары барышында Яр Чаллы шәһәренең гараж кооперативында урнашкан кибеттә лицензиясез һәм товар-озату документларыннан башка гына хәмер сатуда булу факты ачыкланды. Барлыгы 88 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга РФ КоАП 14.16 ст.1 ө., 14.16 ст.2 ө. буенча каралган административ җаваплылык яный.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр дә бирә.
Шуңа бәйле рәвештә, консультация сорап, өйдән чыкмыйча гына да мөрәҗәгать итә аласыз.
2021 елның 19 октябрендә «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр өчен очрашу-лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте: озак сайлаганнан соң, консультант тәкъдиме белән 1200 сумнан дүрт рулон обой сатып алдым. Өйгә кайткач, обойлар төсе стиль буенча җиһазга туры килми икәнлеге ачыкланды. Икенче көнне кибеткә башка төстәге обойларга алмашу үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Сатучы, обойларның метражлы товар булуын, алмаштырырга тиеш булмавын әйтеп, миңа аларны алыштырудан баш тарттты. Аның гамәлләре хокуклымы?
Тиешле сыйфатта булмаган зур габаритлы товарны тикшерү урынына китерү бурычы закон белән сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортерга) йөкләнгән.
Кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча суд практикасы күзәтүеннән (2021 елның 20 октябрендә РФ Югары Суды Президиумы тарафыннан кабул ителде).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең 2021 елның 30 сентябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы карарын үтәү йөзеннән уртак эш оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 13 октябрендә, Чаллы ш. Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Продукты 24» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукциянең ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 153,56 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.