ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 14-16 октябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Мәгариф. Карьера» дип исемләнгән 20 нче белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсе эшли. Ул Татарстан Республикасында Казан мәгариф учреждениеләре һәм Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру кысаларында халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең кайнар линиясенә эшкуарлардан үз предприятиеләре (оешмалары) эшен оештыру буенча күпсанлы сораулар килә. Блок-схемалар һәм чек-листлар форматындагы сорауларга җаваплар «Деловорот» телеграм-каналында урнаштырыла: https://t.me/delovorot.

Тэги: деловорот

12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, ТР Мөслим муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.

Тэги: ачык тыңлаулар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районының Базарлы Матак авылына чираттагы сәфәр кылды. Профилактик чаралар барышында кулланучы һәм хуҗалык итүче субъектларга гамәлдәге законнар аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районында хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районының Явлаштау авылында яшәүчеләр өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 8 октябрендә Теләче муниципаль районының Баландыш авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында үткәрде. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International