Кукмара районының Түбән Урыс авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2021 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 6 октябрендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәре, Аркылы урамы, 3а йорт адресы буенча урнашкан «Продуктлар» кибетендә күпфатирлы йортта ишегалды ягыннан урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. 182, 81 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
07.10.21 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан шәһәре Үзәк базар» ААҖнең азык-төлек төркемен сатучы сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.
2021 елның 7 октябрендә, халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, контрольлек итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, 2021 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен, хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хокук бозуларны күзәтү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, административ тикшерү кысаларында, Спас районы кибетләренә бардылар.
Арчада яшелчә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән беренче ярминкәләр үтә башлады. 2021 елның 6 октябрендә Арча шәһәрендә чираттан тыш авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда кишер, бәрәңге, суган, кәбестә, чөгендерне җитештерүчеләр бәясеннән сатып алырга була иде. Шулай ук сатуда ит, казылык әйберләре, сөт продукциясе, бал тәкъдим ителгән иде. Ярминкәләрнең максаты - азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуын тоткарлау һәм халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы үзенең элеккеге хезмәткәрләрен өйләренә барып котладылар, татлы бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук, форсаттан файдаланып, территориаль орган хезмәткәрләре барлык өлкән буын кешеләрен Өлкәннәр көне белән котлыйлар.
2021 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. б. п. гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрде, анда халыкның социаль якланмаган катламына аерым игътибар бирелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.