Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Затлы» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар һәм сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» кафесында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 15 атмада - 24 шешә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Румия Сөләйманова тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белән берлектә «Кулланучылар хокуклары» дип аталган темага танып белү сәгате үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре мәктәп укучылары өчен куллану культурасын формалаштыруга һәм товарлар, хезмәтләр сатып алганда төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүгә юнәлдерелгән укыту чаралары үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы башкарма комитеты белгече белән Болгар шәһәренең «Дебют» даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле уздырды.
Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз бер елдан артык элек сатып алынган хатын-кызларның ясалма дубленкасында җитешсезлекләр ачыклануга бәйле вәзгыятьтә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы күпфункцияле үзәгенең консультация пунктында гражданнарны кабул итте. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.
«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй районындагы территориаль бүлегендә түгәрәк өстәл узды, анда 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга чаралар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2024 елда ведомство буйсынуындагы районнар территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларына карата 311 профилактик чара уздырганнар. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 248 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 50 консультация үткәрелде.