ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының алкоголь продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләре, шулай ук башка товарлар сатыла торган сәүдә объектларының берсендә семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 20 августында Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча ачык чара уздырылды. Чараның төп максаты - профилактик чаралар системасын үстерү, контрольдәге субъектларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, контрольдәге субъектларны намуслы тотышка этәрү.

Тэги: ачык тыңлаулар

Яңа Чишмә муниципаль районы урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре чыгыш ясады. Әлеге чараның максаты - укучыларның яңа белемнәр алуга, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, кызыксынуын арттыру. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында «Росспиртпром» АҖ вәкиленә бер ел эчендә икенче тапкыр 122,68 литр күләмендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне тапшыру булды, бу продукция буенча судлар конфискацияләү турында карар кабул итте. Шуларның 36,1 литры спиртлы сыеклык - «фанфуриклар» һәм 86,58 литры сыра.

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

Куркынычсызлык максатларында 2024 елның 20-21 сентябрендә Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «ЦСКА» (Мәскәү шәһәре) командалары арасында Россия Премьер – лигасы футбол матчын үткәргәндә, Казан аренасыннан бер чакрым радиустагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарында да гамәлдә булачак, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш.

Тэги: алкоголь продукциясен сатуда чикләүләр

19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып торалар һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итәләр. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шикше авылында узды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Алсу Хөснетдинова Башкарма комитет җитәкчесе Анастасия Григорьева белән берлектә Яшел Үзән районы Васильево бистәсе башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе районының 1нче һәм 2нче мәктәпләренең педагогик составы белән бергә 8-11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллин Арча районының Смак-Корса авылында гражданнарны кабул иттеләр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International