2024 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында «Росспиртпром» АҖ вәкиленә 96 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Верный» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Үзәкләштерелгән китапханә системасында Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Анда «Без - яшь сатып алучылар, экспертлар, кулланучылар» темасына сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе товарга гарантия срогы бирү һәм товарда ачыкланган җитешсезлекне бетерү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, контрольдә тотыла торган зат эшчәнлеген башкару урыны буенча җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата «Инспектор» нигезендә видео-конференц-элемтә кулланып, профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районының Болгар шәһәрендә урнашкан кибеттә сатучылар өчен семинар үткәрде. Әлеге сәүдә объекты азык-төлек товарларын, шул исәптән алкоголь продукциясен сата.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик чараларга зур игътибар бирәләр. Моның өчен уку йортларында лекцияләр үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мәмдәл авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск шәһәрендә эшмәкәрләр, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашты. Сәүдә объектларында төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрделәр: 188 төр продукция буенча бәяләр мониторингы, 24 төрдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы һәм сыра сату буенча мониторинг.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау районы мәктәпләренең педагогик составы белән берлектә 8, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.