Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша чистайлы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Җиде ай элек кулланучы электр кырынгычы сатып алган. Товарны сатып алганда, сатучы гарантия талонын тутырган, гарантия срогын 6 ай дип күрсәтә. Әмма техник документациядә җитештерүче завод билгеләгән товарга гарантия вакыты 12 ай дип билгеләнгән.
Сезгә таныш булмаган кешеләр шалтыратып, медицина үзәгендә бушлай диагноз куярга тәкъдим иттеләр. Әңгәмәдәш ышандырырлык иде, һәм менә инде процедураның датасы, вакыты һәм урыны билгеләнгән.
Медицина учреждениесенә һәм ул гамәлгә ашырган хезмәтләргә игътибарны җәлеп итү максатыннан кулланыла торган бушлай диагностика яки башка процедура рәвешендәге маркетинг йөреше мондый учреждениеләрнең коммерция практикасында киң таралган ысулы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Кибеттән кул чатыры сатып алдым, өйдә аның гөмбәзе кырыенда вак тишекләр таптым. Сатучы миңа башкасын сайларга тәкъдим итте, ләкин миңа башкаларның төсе ошамады. Шул ук төстәге башка кул чатыры сатуда юк иде. Товарны алмашуга ризалашмадым. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Ләкин минем таләп кире кагылды Бу никадәр законлы?
2024 елның 20 июнендә «АБ ИнБев Эфес» АҖ филиалында алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе (алга таба – дегустация комиссиясе) утырышы узды.
Утырыш кысаларында чираттагы тапкыр Казан шәһәрендәге «АБ ИнБев Эфес» АҖ җитештергән продукцияне ачык дегустацияләү үткәрелде.
2024 елның 18-19 июнендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Сөт һәм ит продукциясе» һәм «Икмәк-булка, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» эксперт комиссияләре утырышлары узды.
23 июньдә Казан шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Исегезгә төшерәбез, чаралар өч мәйданчыкта узачак:
- Мирный бистәсенең каенлыгында;
- Лебяжье күлләре урман массивында;
- Дербышки торак массивының каенлыгында.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
2024 елның 20 июнендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Кама сәүдә комплексында кулланучылар һәм сатучылар өчен чираттагы чара үткәрделәр. Фикер алышуга мондый сораулар тәкъдим ителде:
- балалар киеме кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиешме;
- баланың киемдә туңуы кимчелек булып саналамы.
2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы Туембаш авылында гражданнарны кабул иттеләр.