«Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» Халыкара Хәләл-ярминкәләре уза.
Россиянең иң зур хәләл мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан 70ләп компания, шулай ук Төркия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан һ. б. илләр вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатыннан, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, Баулы шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү өлкәсендә семинарлар үткәрүне дәвам итәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «А» кафесында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 20 шешә (12,6 л) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Шушмабаш мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп терминнары һәм нормалары белән таныштырдылар.
Баулы җирендә табигый ресурсларны тулыландыруга һәм саклауга, шулай ук җәмгыятьне экологияне яхшыртуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «УрманФест» хәйрия акциясе уздырылды. Болытлы һава торышына карамастан, акциядә Баулы районының меңнән артык кешесе, шул исәптән хезмәт коллективлары һәм волонтерлар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хезмәткәре профилактика эшләре кысаларында Зәй муниципаль районының Александр-Слобода һәм Новоспасск мәктәпләре укучылары белән очрашу үткәрделәр.
2024 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегенең Шушмабаш авылында гражданнарны кабул итте. Территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр каралды. Кабул итү барышында авыл халкыннан дистанцион сәүдә белән бәйле, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты, аяк киеме, кәрәзле телефон сыйфаты һ.б. сораулар килде.
Язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр кабул итү, шулай ук гражданнарны кабул итү - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эшенең төп юнәлешләренең берсе. Халыкның мөрәҗәгатьләренә иң җитди һәм җентекле игътибар бирелә, алар анализлана, өйрәнелә, тикшерелә, контрольгә алына.