ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен аңлатуны сорап лланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән кәнәфи сатып алган, ләкин зурлыгы белән бераз ялгышкан. Сатучы, кибеттә башка зурлыктагы җиһазлар тәкъдим итсә дә, ул алмашудан баш тарта. Сатучы тиешле сыйфатлы җиһазлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, дип аңлата. Ир-атны җавап канәгатьләндерми һәм ул территориаль орган белгечләренә сорау белән мөрәҗәгать итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 85 нче мәктәбендә булды. Анда 7 нче сыйныф укучылары Җиңү Диктанты язалар.

- Җиңү диктанты бик мөһим чара булып санала. Ул илебезнең хәрби тарихын белү дәрәҗәсен тикшерүгә генә багышланмый. Чараның төп максаты - Россиянең барлык гражданнарын берләштерү. Безнең иминлегебез күп очракта безнең бердәм булуыбызга, тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүебезгә һәм бер-беребезгә ышануыбызга бәйле, - диде Җәүдәт Әхмәтханов һәм укучыларга Җиңү Диктантын язуда уңышлар теләде.

Тэги: Җиңү Диктанты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрделәр. Чара кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрде. Монда көндәлек ихтыяҗ товарлары белән сәүдә итү алып барыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы инициативасы буенча туристлык хезмәтләре күрсәтүгә шартнамәне өзү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәр кешесе телефон аша мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 25 апрелендә Югары Ослан муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды. Чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог төзү юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.

Тэги: ачык тыңлаулар

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов Азнакай шәһәренең сәүдә объектында төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әгерҗе муниципаль районына барып, кибет җитәкчеләре һәм сатучылары белән очраштылар.

Чараларның максаты - кулланучылар базары өлкәсендә грамоталылыкны арттыру. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 25 апрелендә Әтнә муниципаль районының Коморгузя авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе. Территориаль орган хезмәткәрләре гражданнар, сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешма вәкилләре белән даими аңлату эшләре алып баралар, төрле учреждениеләрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә дә лекцияләр һәм чыгышлар ясыйлар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International