2024 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы Болгар шәһәрендә урнашкан аяк киеме кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә Яңа Чишмә авылы кибетләренең берсендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай муниципаль районының Александровка авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлаттылар, гражданнарны кабул иттеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Кулланучылар өчен планлы чаралар үткәрү кысаларында, Азнакай һәм Әлмәт шәһәрләре сәүдә нокталарында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре кулланучылар, шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнар өчен консультация чаралары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылының «Алып-Хан» сәүдә комплексында кизү торук үткәрде.
Яңа Чишмә районы халкының хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырды.
2024 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында кунакларга консультация бирү чарасы уздырды. Чараны үткәрүнең максаты - кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен арттыру һәм рациональ куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру.
2024 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр В. Н. Куренщиков кибетендә семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.