ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә кунаклар һәм шәһәр халкы күптән яратып өлгергән төрле ярминкәләр үткәрү традициягә керде. Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «GREEN» сәүдә үзәгендә уза торган «Камчатка уылдыгы һәм балыгы» дип аталган ярминкәләрнең берсендә булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында хезмәткә әзерләү буенча тематик план һәм дәресләр расписаниесе кысаларында «Тормыш иминлеге. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуация кагыйдәләре» дигән темага уку үткәрелде.

Тэги: хезмәткә әзерлек

27 июль - Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне буларак . Бала үлеменнән дә кайгылырак һәм фаҗигалерәк дата юк. Буа районының Түбән Наратбаш авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларга багышланган «Донбассның Ак фәрештәләре» дип исемләнгән акциягә кушылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Добреев» сәүдә объекты сатучылары өчен укыту семинары үткәрде.

Сатучыларга һәм кулланучыларга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле ярдәм күрсәткән өчен, алкоголь базарында куелган бурычларны оператив хәл итүгә зур шәхси өлеш керткән өчен А.А. Панов «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкиле Вадим Миндрюковка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Товарны дөрес сайлар өчен, бу товар турында ышанычлы һәм тулы мәгълүматка ия булырга кирәк. Сатучы сатып алучыга товар турында нинди мәгълүмат бирергә тиеш?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2023 елның июлендә Нурлат һәм Чистай районнары территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектларга карата профилактик визитлар үткәрелде.

Профилактик визитлар барышында контрольдә тотылган субъектларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.

Тэги: профилактик визит

«Эвотор» ИТ-компаниясе маркировкаланган сыраны «Честный знак»та товарның өлешчә әйләнештән чыгарылуы белән кегаларда сату буенча карар уйлап тапкан. Бу функционалны Татарстан Республикасында кегларда сыра маркировкалау буенча экспериментта катнашучылар куллана ала.

Россиядә кегаларда сыра һәм башка аз алкогольле эчемлекләрне маркировкалау 2023 елның 1 апреленнән башланды, бу көннән җитештерүчеләр һәм импортерлар үз продукциясен маркировкаларга тиеш.

Тэги: Эксперимент

28
июль, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша Чистай шәһәрендә яшәүче хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәне өзү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, ул бер көн элек кухня гарнитуры ясау турында килешү төзегән. Әмма, барысын да уйлаганнан соң, гарнитурсыз да яши алам, дип карар кабул итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлбәттә, безнең һәрберебез, теге яки бу товарны сатып алганда, аның озак хезмәт итәчәгенә һәм аны дөрес куллану шартларында ватылмаячагына өметләнә.

Беренчедән, сатып алганчы ук дөрес сайлау ясарга һәм Сезнең таләпләргә җавап бирә торган товарны сайларга кирәк. Ләкин дөрес сайлау ясар өчен, бу товар турында ышанычлы һәм тулы мәгълүматка ия булырга кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International