ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 07 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Минзәлә шәһәрендәге «Магнит» кибете вәкилләре белән очрашты. Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Ваклап сату-алу килешүе буенча сөтле, сөтле составлы һәм сөт продуктларын сату мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Тэги: сөт продуктларын сату үзенчәлекләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Юмарт» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр (Балтач районы). Азык-төлекнең яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында чираттагы очрашу пенсионерлар һәм инвалидлар белән Әлмәт шәһәрендә «Ветеран» «инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә» узды.

Әлеге оешма стационар һәм ярымстационар режимда социаль хезмәтләр күрсәтә. Бу көнкүреш, медицина, психологик, педагогик, хезмәт һәм хокукый хезмәтләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 07 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Сосновка авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сораулар белән гражданнарны кабул иттеләр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ведомство карамагындагы районнар территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән даими нигездә чаралар үткәрә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы Н. алдан түләнгән җиһазларны китерү вакытын бозган сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ул сатучы белән йокы гарнитурасын китерү турында килешү төзегән. Шул ук көнне, килешү буенча, кулланучы товар бәясенең 50% күләмендә алдан түләгән. Әмма килешү нигезендә билгеләнгән вакытта җиһазлар күрсәтелгән адрес буенча китерелми. Сатучы товарны китерү вакытын бозуны җитештерүче тарафыннан тоткарлану белән аңлата.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Тэги: профилактик визит

- Гарантия вакытында гына таләп белән мөрәҗәгать итә аламмы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына шундый сорау белән Чаллы шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте.

Белгеч җавабы:

Тэги: гарантия срогы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша консультация сорап Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Гражданка сатучыга гарантияле ремонт кысаларында смартфон тапшырган. Опись буенча кабул иткәндә товарда вак ышкылулардан башка механик зыян юк, дип күрсәтелгән була. Ремонттан соң смартфонны кабул иткәндә, аның механик зыян күрүе ачыкланган, ягъни экранның өске почмагында чатнау барлыкка килгән. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап Чистай шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Берничә көн элек ул сатучыга гарантияле ремонт вакыты кысаларында кесә телефонын тапшырган. Соңрак ул ремонт түгел, ә сатучыдан сыйфатсыз товар өчен акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә карар итә. Әмма аңа акчаны кире кайтарудан баш тарталар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International