Россиядә эшмәкәр Көне 26 майда билгеләп үтелә. Россия законнары нигезендә, һәр кешенең үз эшен ачарга һәм бизнес алып барырга хокукы бар. Эшчәнлек юнәлеше төрле булырга мөмкин, иң мөһиме — уңышлы үсеш өчен нәрсә белән шөгыльләнәсең килүеңне төгәл аңларга.
Теләсә кайсы масштабтагы эшмәкәрлек – икътисадның төп этәргече, көн саен безгә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең бик зур спектрын бирә, сатудан табыш ала.
2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 5% майлы эремчеккә һәм 72,5%лы атланмайга кулланучылар дегустациясе үткәрә. Халык арасында чагыштырмача куллану сынаулары өчен үткәрелгән сораштыруда нәкъ менә шушы продуктлар сайлап алынды.
Безнең илдә халыкның бер өлеше үзенең нинди хокуклары һәм ирекләре бар икәнлеген, алар өчен нәрсә, нинди документларда язылулары турында уйламый. Әгәр алар үз хокукларын белми икән, димәк, ул аларның юк.
Һәр гражданин үз хокукларын белергә тиеш, чөнки кеше үз тормышында нәрсәгә исәп тота алганын төгәл белергә тиеш. Законнарда аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмаса, үз хокуклары һәм бурычлары турында белми торган кеше, тормышта катлаулы хәл булса, нәрсә эшләргә кирәклеген күз алдына да китерә алмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы Саба районындагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр дәүләтебезнең социаль характерын шактый көчәйтте.
2022 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча районы Түбән Мәтәскә авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чара үткәрде.
Яр Чаллыда яшәүчеләр бакча сезоны башлануга карамастан, үзләренең кулланучылар белемнәрен арттыруны дәвам итә. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре атна саен базарларда кизү торулар, сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре, мәктәп укучылары һәм өлкән буын белән очрашулар үткәрәләр. Мондый чаралар шәһәр халкының хокукый белемен арттыру максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авылындагы «Красный Бор имәнлеге» социаль ярдәм үзәге ял итүчеләре белән очрашты.
Дачада эш һәрвакыт кайный: уңыш җыю, төрле бакча мәшәкатьләре, зур йөк ташу, ә төзелеш башласаң, монда инде тачка алыштыргысыз корал. Әмма бик күп төрле вариантлар арасыннан иң яхшы бакча тачкасын ничек сайларга?
Товарны дөрес сайлау өчен аның функциональ мөмкинлекләрен исәпкә алу бик мөһим. Әйтик, Чаллының бер гаиләсендә, әти-әниләрен дача сезоны башлану белән котлап, балалары сюрприз ясарга карар кыла һәм аларга пластик тачка бүләк итәләр. Бакча тачкасын сайлаганда төп критерий – ул йөреп торсын һәм зур булсын.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Түбән Кама районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә лицензиясез һәм документларсыз гына көчле алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Сәүдә залында шулай ук сыра, төрле атамадагы аракы, «фанфурик»лар бар иде.
18.05.2002 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студентлары һәм хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын һәм алкоголь базарында хокук бозуларны яклау мәсьәләләре буенча фәнни-танып-белү семинары үткәрде.