ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 6 августында Кукмара районының Туембаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырдылар. Шулай ук Туембаш авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кибет сатучылары өчен семинар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 6 августында, традиция буенча, җәйге яллар һәм балалар каникуллары чорында, Арча шәһәренең «Җиңү Паркы» исемендәге мәдәният һәм ял паркында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Үзәккә килүчеләргә законнарны бозганда үз хокукларын яклау алымнары, сатучылар яки хезмәтләр күрсәтүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында, эшчәнлекнең төп төре - азык-төлек продуктлары, эчемлекләр белән ваклап сату булган хосусый эшмәкәргә караган кибеттә 4,8% алкогольле эчемлекне 22 сәгатьтән соң сату фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

РФ Гражданнар кодексы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы бозылган хокукларны яклауны сорап судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген беркетә.

Дәгъва гаризасы, аның белән танышуны максималь җиңеләйтү өчен тасвирланырга тиеш.   Моның өчен гаризаның иң мөһим фрагментларын, мәсәлән, калын шрифт белән яки баш хәрефләр белән аерып бирү максатка ярашлы.

Тэги: кулланучылар хокукларын яклау

«Кулланучы» термины - иң еш кулланылучы терминнарның берсе. Кем соң ул кулланучы? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон преамбуласы нигезендә (алга таба – Закон): эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу яки куллану нияте булган кулланучы яисә заказ бирүче граждан.

Тэги: кулланучы

4 нче август көнне Мөслим районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Ильясов рәислегендә түгәрәк өстәл узды, анда мотивация программалары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алинә Виноградова, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. 

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чаралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International