ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Казан шәһәренең «Үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия гражданнары, һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, төрле товарларны һәм хезмәтләрне көндәлек кулланучылар булып торалар. Кулланучылар хокукларын яклау кеше хокукларын яклауның өлеше булып тора, ә мәгълүмат алу хокукы – кулланучының төп хокукларыннан берсе.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына, Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге аша, гражданиннан саву аппараты алу турында мөрәҗәгать керде, сәбәбе - аны эксплуатацияләү барышында җитешсезлекләр ачыкланган, аппарат вакуум тудырмый. Җитешсезлекләр сатып алганнан соң ике көн узгач барлыкка килә, кулланучы телдән кибеткә мөрәҗәгать итә, анда товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итә. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Товарны сатып алганнан соң, еш кына анда җитешсезлекләр ачыклана. Сатучы беренче таләп буенча акчаны кире кайтарса яки товарны алыштырса – яхшы. Кайчагында конфликтлы хәлләр дә килеп чыга. Сатучы товарда җитешсезлекләр сатып алучы гаебе белән килеп чыккан, дип саный, ә сатып алучы товарда җитешсезлек аны сатуга кадәр, ягъни җитештерү дефекты, дип раслый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Спас ярминкәсе тарихы XIX гасырда башлана. 1846 елда Алабугада ел саен үткәрелә торган Спас ярминкәсендә сәүдә уңайлылыгы өчен таш сәүдә рәтләре төзелгән. Архив белешмәләреннән күренгәнчә, ул вакытта сәүдәгәрләр Россия империясенең 90 шәһәреннән диярлек килгән. 1873 елда Спас ярминкәсендә барлыгы 120 мең сумлык товар сатылган. Ул елны ярминкә кунаклары да күп булган: Нократ губернасы башкаласы Вятка халкыннан да күбрәк булган, ди тарих битләре.

Тэги: Спасс ярминкәсе

Штраф санкцияләренә карамастан, шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре иртәнге сәгатьләрдә сыра сатуны дәвам итә. Шулай итеп, 2021 елның 6 августында 9 сәгать 20 минутта Чаллы шәһәренең Шишкин бульварында урнашкан кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыклады.

Тэги: легаль булмаган сыра әйләнеше

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегеннән, Әлмәт шәһәрендә урнашкан фирма кибетендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу фактына юл куйган шәхси эшмәкәр Т.га карата материал алынды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Россия Федерациясендә төнлә 23:00 сәгатьтән 8:00гә кадәр хәмер сату тыела. Әмма төрле төбәкләрдә катгый чикләүләрне күздә тоткан законнар кабул ителә. Татарстанда 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Административ кодексның 14.6 ст. 3 өлеше нигезендә, алкоголь белән сәүдә итү өчен вакытлыча кысаларны үтәү өлешендә законнарны бозган өчен штраф каралган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде, анда Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов та катнашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (Zoom платформасында), Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева катнашында Башкарма комитетның утырышлар залында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чарада шулай ук эчке эшләр министрлыгы, Урыссу үзәк район хастаханәсе, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International