ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм аны торгызу алымнарының берсе булып неустойка тора. Язма дәгъва белдерү, анда бәян ителгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кулланучы сатучыдан неустойка, штраф түләттерә ала, шулай ук мораль зыян бәхәсне судка кадәр җайга салу мөмкинлеген шактый арттыра.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату һәм алкогольле продукцияне законсыз сатуны булдырмау мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә еш кына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итәләр: сәүдә залында бер бәя күрсәтелә, ә кассада аның артыграк бәядән булуы ачыклана, товарны нинди бәядән сатарга тиешләр?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 12 августында Аксубай муниципаль район Советының утырышлар залында Аксубай муниципаль районы башлыгы К.К. Гилманов җитәкчелегендә һәм дәүләт һәм муниципаль структуралар вәкилләре катнашында район эшмәкәрләре белән очрашу булды.

2021 елның 13 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Тэги: МВК утырышы

12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр һәм эшмәкәрләр катнашты.

Тэги: МВК утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка А. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте – сатучы кулланучының сыйфатсыз товарны алыштыру таләпләрен үтәүдән баш тарткан.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 11 августында Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең сыйфат контроле бүлеге начальнигы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Тэги: МВК утырышы

2021 елның 10 августында үткәрелгән контроль чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Сөембикә проспекты буенча җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан «Анар» кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын ачыклады. 77,42 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International