Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында персоналны гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында төгәл эшләргә әзерләүне камилләштерү, куркыныч нәтиҗәләрне кисәтү өчен кирәкле тотрыклы күнекмәләрне арттыру максатыннан «Янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү» дигән темага күнекмәләр үткәрелде.
2021 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хатын-кызлар киемен сату башкарыла торган La Trend сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында территориаль орган хезмәткәрләрен хәбәр итү һәм җыю, шулай ук бинада шартлы янгын килеп чыгу шартларында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды.
Агымдагы елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре һәм белем бирү мәктәпләре укучылары «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән Республика балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә шартлы янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.
Чаралар биш этаптан торган күнегүләрне үткәрү планы нигезендә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең сәүдә объектларының берсендә «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Бу 100 миллилитр сыйдырышлы флаконнарда «фармацевтик антисептик эретмә» дип аталган дару чарасы, аның составына 95% этанол керә. Барлыгы 98 флакон тартып алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау буенча онлайн-лекция оештырды. Тыңлаучылар «Сарман гимназиясе» МББУның 9 сыйныф укучылары булды. Лекцияне контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Вәгыйзова укыды.
Оешмада янгынга каршы өйрәнүләр - ул янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәҗбүри әзерлек, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 12.12.2007 ел, № 645 боерыгы таләпләренә туры китереп оештырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре, Х. Мәүләтов урамы буенча урнашкан «Азалия» сәүдә комплексы территориясендә дежурлык уздырдылар.
2021 елның 14 маенда Арча муниципаль районының Урта Аты авылында яшәүчеләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында очрашу булды.