Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 елның 20 маенда Кукмара муниципаль районының Каенсар авылында узды.
20 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева авыл торак пунктларында җирле халыкка консультатив ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чарада Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирин Миннебаев катнашты.
20.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан шәһәре, Р.Зорге урамы буенча урнашкан сәүдә предприятиеләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде.
2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу факты ачыкланды. 127 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
20.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәрендә Җиңү проспекты буенча урнашкан «Азино-2» университетында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кизү тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер гражданин «Нива» автомобиленә гарантия срогы һәм хезмәт күрсәтү уңаеннан автосалон белән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә объектларына чыктылар. Белгечләр Мамадыш шәһәренең 6 кибетен колачлады. 24 һәм 188 төр буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы узды.
2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Питрәч муниципаль районының Колай авылында авыл халкының кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сидр һәм сыра сату фактын ачыклады.