ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ЦУМ» сәүдә үзәгендә «Абхазиядән башлап Камчаткага кадәр» дип исемләнгән фермер продуктлары ярминкәсендә булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокуклары объектив рәвештә гражданинның иң кирәкле хокукларыннан берсе булып тора, алар көн саен кибетләрдән товарлар сатып алып, эшләр башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә заказ биреп, кулланучы ролендә була.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, гражданинның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгате буенча, контроль чаралар барышында, Түбән Кама сәүдә нокталарының берсендә кабат спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Сатучы башка «1000 вак-төяк» арасында фанфуриклар сата. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы территориясендә, гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү кысаларында, Балык Бистәсе районының сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр  Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Тукай районында яшәүче бер ир-ат шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Ишегалдында яз, шәһәр читендәге йортларда яшәүчеләр һәм бакчачылар җәйге сезонга әзерләнә. Аларның күбесе өчен яз килүе участокта тәртип урнаштыру эшләре башлану белән ассоциацияләнә. Хәзерге вакытта шәһәр читендәге йортның аерылгысыз атрибуты булып газонокосилка, үлән чабу техникасы тора. Техника кыйммәтле һәм һәрвакытта да, кызганычка каршы, сыйфатлы түгел.

Тэги: техника

Шумково авыл җирлеге гражданнарының кулланучылар белемен арттыру, шулай ук бу өлкәдә актуаль мәгълүмат җиткерү һәм аларга консультацияләр бирү максатыннан, 2021 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Рифат Гыйззәтов гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды, гражданнарга аңлатмалар һәм алга таба гамәлләр буенча тәкъдимнәр бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
май, 2021 ел
җомга

14.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Химиклар Мәдәният сараенда булды, анда үсентеләр күргәзмәсе һәм сату бара.

Күргәзмәдә чия, чирмешән, абрикос, груша, карлыган, кура җиләге, кара җиләк, крыжовник, кура җиләге утыртмаларының зур ассортименты тәкъдим ителгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле кардәшләр, кадерле туганнар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану белән котлыйм. Ураза гаете ул үз-үзеңне җиңү көне, күңел аклыгы, игелекләр кылырга кирәклеге турында искә төшереп, кимчелекле якларыбызны җиңү көне.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылсын.

Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мул булса иде.

Аллаһ Раббыбыз күңелләребезне иман нуры белән нурландырсын иде!

Гаиләләребезгә, якыннарыбызга, җаннарыбызга тынычлык, сәламәтлек, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормыш насыйп итсен.

Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!

Җылы һава торышы башлану белән төнге сәгатьләрдә алкогольле продукция сату турында шикаятьләр саны артты. «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сатуны тыю турындагы нормалар эшмәкәрләр тарафыннан даими рәвештә бозыла. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чарасы үткәрү барышында Аксубай районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка гына, физик зат тарафыннан алкогольле продукция (аракы, шәраб, сыра) сату факты ачыкланды. Моннан тыш, 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган ике шешә сатуда булган. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International