ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лаеш муниципаль районы территориясендә куллану белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 ел, №1027 «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында» карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару һәм кабул итү турындагы гаризалар, шулай ук дәүләт контракты нигезендә, «Роспиртпром» АҖ вәкиленә, суд карары буенча 855,68 литр күләмендә конфискацияләнгән продукцияне юк итү өчен Роспиртпром АҖ вәкиленә тапшырылды. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен, шулай ук ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Казан шәһәре Идел буе районында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча азык-төлек кибетләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» рәсми порталында Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кандидатлар кертү өчен кандидатларны билгеләү буенча интернет-тавыш бирү башланды.

Тэги: интернет-тавыш бирү

Болгар шәһәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы утырышы узды.

Чара Болгар балалар сәнгать мәктәбе базасында узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе-тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алия Басирова катнашты.

Гражданнар тарафыннан «Халык контроле» системасында теркәлгән хәбәрләр - бу, барыннан да элек, чаралар күрү мәҗбүрилеге турында сигнал. Түбәнкамалы сәүдә үзәгенең бер бүлегендә «фанфурик»лар сату турында нәкъ менә шул система аша мөрәҗәгатен калдырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында спиртлы продукция сату фактын ачыклады.

Тэги: фанфуриклар

Күпфункцияле үзәк - халыкка хезмәт күрсәтү, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүчеләрне бер урынга туплаган урын. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу - төрле документларны эшкәртүче «бер тәрәзә» хезмәте. Әлеге процедураның мәгънәсе шунда ки, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итү барлык процедураларны да бер инстанциядә үтәргә мөмкинлек бирә. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Авыл халкының сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов җавап бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре 2021 елның 9 мартында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча лекция оештырды. Әлеге чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучылар белеменарттыру максатыннан үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2021 елның 9 мартында, Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International