ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм минимальләштерү максатыннан чыгып, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) аеруча йомшак категориясе булган өлкән яшьтәге кешеләрне алдау практикасының алга таба таралуын булдырмауга юнәлдерелгән аңлату эшләрен дәвам итүне актуаль дип саный.

Тэги: өлкәннәр белән әңгәмә

«Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру буенча эш дәвам иттерелде.

Тэги: шикаятьләрне карау тәртибе

Бәйрәм көнендә, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Чистай муниципаль районының КФҮндә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13.11.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 1 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖдә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Безнең һәркайсыбыз теге яки бу хезмәт күрсәтү буенча  көн саен кулланучы булып тора. Бүген кулланучылар базары төрле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бай, аларның сыйфаты исә еш кына мактанырлык түгел. Кулланучылар хокукларын ничек сакларга? Кулланучылар хокуклары бозылганда беренче адым нинди булырга тиеш? ТР Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чарада сүз нәкъ менә шул хакта барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Яңа Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш, аның барышында балалар «Сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча кагыйдәләр һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Оешмасы гражданнарны кабул итте.  

 - Эфир, республика кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибарны җәлеп итү максатыннан халык арасында агарту эшләре алып баруга юнәлдерелгән. Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип белдерде Юлия Рөстәм кызы.

2020 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы 9-15 ноябрь көненә, сыйфат көне - 12 ноябрьгә туры килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре нәкъ менә шул көнне «Арзан» сәүдә үзәге территориясендә радиотапшыру оештырды.

Тэги: сыйфат көне

Сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә 12 ноябрь көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Өстәмә керем алу мөмкинлеге - һәр кешенең хыялы. Акция, дивидендлар, брокерлык хезмәтләре... Моның өчен төрле вариантлар бар, әмма аларның һәркайсы - закон белән төгәл регламентлана. Актуаль сорау туа: кулланучыны брокерлык хезмәтләре белән нинди мөнәсәбәтләр бәйли соң?  Әлеге эшчәнлек нинди закон белән регламентлана, һәм үз-үзен брокер хезмәте белән бәйләүче якларның нинди хокуклары һәм бурычлары бар?

Тэги: брокерлык хезмәтләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International