ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре, «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында узучы Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында, Минзәлә районында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Татарстан» кибетендә сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелде.

Тэги: сыйфат атнасы

Европа сыйфат атнасы кысаларында «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның киң даирәсе фикерен өйрәнү максатыннан чыгып, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Чистай халкы арасында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча анкета үткәрде.

Тэги: анкета нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен 12.11.202020 елда коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән киңәшмә-семинар үткәрде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Сыйфат көнен үткәрү кысаларында, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM платформасы ярдәмендә, Балтач муниципаль районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: сыйфат көне

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә 1989 елда Европа сыйфат оешмасы инициативасы белән оештырылган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан хупланган Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелә, алар җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы үсеше өчен продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлеген ассызыклыйлар. Быел сыйфат атнасы «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрә. Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне арттыру да. Очрашу барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының бозылган хокукны ничек мөстәкыйль рәвештә торгызуы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклауда нинди урын бирелүе аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Стоматологка мөрәҗәгать иткәндә нәрсәләрне белергә кирәк? Шул ук вакытта нинди закон нормалары билгеләнгән? Ә теш дәвалау буенча хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә нишләргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органыэчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре, Достоевский урамы, 73А адресы буенча урнашкан «Зодиак» стоматология үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның төп нигезләмәләре турында белем бирү семинары нәкъ менә шул сорауларга багышлап үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукы

2020 елның 11 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Качелино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International