ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Россиядә төрле чаралар уза, аларның максаты – гражданнарның тотрыклы үсеше һәм лаеклы тормышын тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклау. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, халык һәм сәүдә вәкилләре өчен төрле чаралар үткәрүне дәвам итә.

Тэги: аяк киемнәрен маркировкалау

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында «7 Дней» кибетләре челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән районындагы территориаль органы белгечләре, «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ җитештергән һөнәрчелек икмәкләренә дегустация үткәрелде. 

Тэги: икмәк дегустациясе

Тәмәке эшләнмәләре - сәламәтлек өчен зарарлы товар, аңа аерым таләпләр куела. Әйтик, тәмәке һәм папиросны берәмләп сату тыела; тәмәке эшләнмәләрен 18 яшькә җитмәгән затларга сату тыела. Һәр тәмәке кабы Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтүе һәм тәмәке тартуның нәтиҗәләре турындагы иллюстрация белән булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне  тәмәке белән сәүдә итүчеләр яхшы белә. 2020 елның 1 июленнән тәмәке сатуның яңа кагыйдәләре кертелде - ул мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлата.

Тэги: товарларны маркировкалау

Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында «Татспиртпром» АҖ филиалы «Белый Кремль» сыра кайнату заводы хезмәт коллективы өчен Zoom видеоконференцэлемтә платформасында продукциянең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында лекция үткәрелде.

Тэги: товарларны маркировкалау

«Сыйфат көне» кысаларында Теләче һәм Алан урта мәктәпләрендә, административ-хокук мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Рәисә Хөснетдинова 8-11 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәресләр үткәрде. Чарада укучылар һәм укытучылар да катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, чараларның күбесе элемтә чараларын кулланып, видео элемтә режимында үткәрелә.

Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, видеоконференцэлемтә режимында Zoom платформасында Чистай муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм «Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекция үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

КФҮ башкарма хакимият органнары һәм гражданнар арасында үзенчәлекле арадашчы булып тора, бу оешма предприятиеләр һәм халык өчен муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтә.

Тэги: консультацион ярдәм

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегеннән, авыл торак пунктлары буенча автолавка өчен җиһазландырылган «Газель» автомобилендә төрле исемдәге алкогольле продукция, аерым алганда, аракы һәм сыра ташу һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә карата кузгатылган материал алынды.

Тэги: алкоголь продукциясен законсыз сату

Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Чара Спас муниципаль районы башлыгы Фәрхәт Мөхәммәтов рәислегендә, комиссия әгъзалары, шулай ук сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында узды.

Тэги: МВК утырышы

Россия законнарында «мәнфәгатьләр каршылыгы», «шәхси кызыксыну», «матди файда» төшенчәләре бар. Әлеге терминнар «Дәүләт гражданлык хезмәте турында» Федераль законда гына түгел, ә «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законда, Хезмәт кодексында һәм башка норматив актларда да кулланыла.

Тэги: мәнфәгатьләр каршылыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International