Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре, Беляев пр., 20 йорт адресы буенча урнашкан «Полина» сәүдә объектында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында, сыра һәм сыра продукциясен Россия Федерациясе законын бозып сату фактын ачыклады: продукция җитештерү һәм аның әйләнештә булуын раслаучы документлардан башка, БДАМСта теркәмичә сатылган, сатуда куллану вакыты чыккан продукция булган. 37,25 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан оештырылган чираттагы күчмә чара булды. Кулланучыларга Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге территориясендә консультацияләр бирелде. КФҮгә килүчеләр сатучылар белән аралашканда үз хокуклары һәм бурычлары турында белә алдылар, сатучыдан товар өчен акчаны кайтаруны кайчан һәм ничек таләп итә алуларын төшенделәр. Кулланучыларны аеруча борчый торган мәсьәләләр кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Э.С. Милочкина, «ФОРПОСТ» «яшьләр һәм мәктәп формированиеләренең Зәй территориаль үзәге» МБУ директоры А. В. Алексеев, Зәй шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге белгече белән берлектә, Зәй муниципаль районы Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кулланучылар белемен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары белән профилактик чара үткәрде.
Сарман муниципаль районының «Нуркәй икмәге» кибетендә кулланучылар җирле җитештерүченең икмәк эшләнмәләренең сыйфатын бәяли һәм «сәламәт» икмәк турында белә алдылар. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзова катнашты.
«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) аның әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары һәм тиешле гаризалар нигезендә, 2020 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Росспиртпром вәкилләренә 77,21 литр алкогольле һәм спиртлы продукция юк итүгә тапшырылды.
Кукмара районының Песәк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Песәк авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар үткәрелде.
Быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре, район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, Красный бор, Кичкетаң, Кучук авыл җирлекләре сәүдә объектларында сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Район кибетләрендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелергә тиеш.
2020 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Әмирхан пр., 48 адресы буенча урнашкан «Шәһәр автомобиль базарында» чираттагы консультация пункты оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Тәтеш шәһәренең КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре үткәрде.