17 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре территориясендә контроль чаралар үткәрделәр.
2020 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Л.Р. Шәрифуллина шәхси эшмәкәрнең эчке киемнәр сатыла торган сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракчы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Киров районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрү барышында бер сәүдә объектында тиешле булмаган вакытта алкогольле продукция сату фактын ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM платформасы аша Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны онлайн кабул итү үткәрде.
Теләче муниципаль районы Әбди авылнда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Ирина Галимова катнашында, алкогольле продукцияне сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданарны кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар оештырды.
Аксубай муниципаль районында бердәм сыйфат көнен үткәрү кысаларында Аксубай районында белгеч Лилия Гәрәева һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлегенең 1 разрядлы Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында өлкән белгече Исмәгыйлева Гүзәл Хамз кызы мәгълүмати характердагы күчмә чара үткәрде. Чараның максаты - аксубайлыларны базарның күптөрлелегендә ориентлашырга, түбән сыйфатлы продуктларны танып белергә, сыйфатлы товарлар турында кулланучыларның хәбәрдарлыгын арттырырга өйрәтү.
Шәхси эшмәкәрләргә, БДАМС системасы аша барлык сатуларны мәҗбүри теркәүне исәпкә алып, сыра, сидр, медовуха һәм башка эчемлекләрне генә сатарга рөхсәт ителә. Югыйсә, БДАМСсыз сыра саткан өчен штраф салына.
17 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, бирелгән вәкаләтләр кысаларында, Мөслим муниципаль районының Түбән Табын авылында урнашкан кибеттә «Халык контроле» ТР ДМСна кергән гариза буенча тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында Казан шәһәренең Сыртланова урамы буенча урнашкан сәүдә объектында хокук бозу очраклары ачыкланды.