Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр белән консультация үткәрде.
Кукмара районы Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2020 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2020 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин. (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)
2020 елның 9 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Роспотребнадзор»ның Кукмара муниципаль районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
12 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан «1000 вак-төяк» бүлегендә үткәрелгән контроль чаралар барышында 100 мл лы флаконнарда этил спирты сату очрагына тап булды.
2020 елның 10 октябрендә гомумреспублика массакүләм ярышлары кысаларында традицион һәм масштаблы спорт чарасы - «Милләтләр кроссы» узды.
Бу көнне спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шәһәр җитәкчеләре чыкты.
2020 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр буе» паркында «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында традицион бәйрәм - ярышлар узды. Массакүләм ярыш ел саен үткәрелә,әмма бик азлар гына аның озын тарихы барлыгын беләләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 8 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан, 2020 елның 9 октябрендә, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) чаралары үткәрү йөкләмәсен үтәү йөзеннән, турыдан-туры ачыклану нәтиҗәсендә, Түбән Кама шәһәрендә урнашкан кибетләрнең берсендә сатучы тарафыннан 7 сәгать 53 минутта алкогольле эчемлек сатыу фактын ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының икенче этабын үткәрү сәбәпле, эссе язуга әзерлек кысаларында төрле мәктәп укучылары белән очрашты.