ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

2 нче март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә эшли торган барларның берсендә алкогольле продукция, атап әйткәндә, товар-транспорт кәгазьләре, ярашлылык турында декларациясе булмаган, шулай ук БДАМС системасында да теркәлмәгән сыра сатылу фактын билгеләде.

Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районы сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын билгеләде. Әйләнештән алынган сыра һәм сыра продукциясенең гомуми күләме 2,7 литр тәшкил итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К. Сазонова, Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Клавдия Емельян кызы Созонова янына бардылар.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Державино авыл җирлегендәге гражданнар өчен чираттагы мәртәбә күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.

Сыйфатлы кием сатып алу – бик гади бурыч түгел. Кемдер кием-салымны – базардан, ә кемдер фирма кибетеннән сатып ала. Еш кына базарда товарлар сатып алган кулланучылар соңрак сатып алынган товарларның сыйфатсыз булуын ачыклый, ләкин үз хокукларын якларга омтылмыйлар. Югыйсә «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Законда товар сатып алу урыннарына карата бернинди дә чикләүләр билгеләнмәгән.

«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын кешеләре белән «Кулланучыларның хокукларын яклау» дигән темага дәрес узды. Өлкән яшьтәге кешеләр аерым игътибар, кайгыртучанлык, тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашуны һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә торган, социаль зәгыйфь категориягә керә. 

Ел саен 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья  кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Чаллы шәһәренең «Тулпар» сәүдә үзәгендә кулланучыларга консультатив ярдәм күрсәтү буенча «Консультация өстәле» оештырылды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели:  2020 елда бәйрәм «Рациональ кулланучы» шигаре белән үткәреләчәк.

2020 елның 14 нче февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре, Олег Кошевой урамы, 16 йорт адресында урнашкан, төрле эчемлекләр сатыла торган «Пивоман» кибетендә контроль чаралар үткәрде, алар барышында легаль булмаган әйләнештән 73 литр күләмендә спиртлы продукция алынды.

2020 елның 17 нче февралендә «Каскад» шәрабләре һәм эчемлекләре җитештерү буенча Злынковск яңа технологияләр заводы» ҖЧҖ (Брянск өлкәсе) җитештергән 1500 литр күләмендәге спиртлы продукция «Пивоман-Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан ирекле рәвештә тапшырылды.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында гражданиннан алынган мәгълүмат Казан территориаль органы хезмәткәрләренә Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату очрагын ачыклау мөмкинлеген бирде.

2020 елның 28 нче февралендә район башлыгы ярдәмчесе А.Е.Ярухин һәм район башлыгы урынбасары И.Р.Измайлов рәислегендә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International