Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Г.Р. Гарипова ИП (Әтнә районы) объектында сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Аист-Пресс» компаниясе ҖЧҖнең «Любимый книжный» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2023 елның 6 апрелендәге 10-07/42 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы тарафыннан гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда хезмәткәрләрне һәм кунакларны эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын ышанычлы яклауны оештыру эшчәнлегенә бәйле дәүләт органнары системасында җирле үзидарә органнары аерым урын алып тора. Нәкъ менә алар халыкның яшәү урыны буенча Кулланучылар хокукларын яклауны оештыруны үз өстенә ала да инде. Җирле үзидарә органнарының кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтләре алар тарафыннан «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 13 адресы буенча урнашкан «Үзәк базарда» кулланучылар өчен кизү тору үткәрелде.
Нурлат шәһәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчелеге ярминкәдә булды һәм тәкъдим ителгән продукция белән танышты.
Чираттагы профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә районы Соколка авылында сыра һәм сыра эчемлекләре сатучы шәхси эшмәкәргә карата уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре К(И)ФУның 3 курс студент-логистлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, ЕГАИС кулланмыйча, сыра продукциясен сатуны, шулай ук яраклылык срогы чыккан килеш сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 39,6 литр булган сыра продукциясе тартып алынган.