Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Чәч киптерү өчен фен сатып алдым, әмма 10 көннән соң фен эшләми башлады. Кибеттә товарны кабул итмиләр, чөнки сатучы кулланучы үзе фенның эшләмәвендә гаепле ди, һәм сыйфатсыз товарны алыштыру вакыты тәмамланган дип аңлата. Мин сатып алынган товарны алыштыра аламмы яки акчаны кире кайтара аламмы?
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» СПА-салонында шәхси эшмәкәрдән 50 шешә (25 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәрендә урнашкан « Золотая жила» ювелир кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары белән расланган кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган ювелир һәм башка әйберләрне сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «Сәүдә - сәнәгать палатасы» берлеге шәһәр гражданнарына бушлай консультация бирү буенча «Хокук көне» чарасын оештырды һәм үткәрде. Булачак чара турында шәһәр халкы һәм кунакларына социаль челтәрләр, җирле телевидение, җәмәгать транспортында реклама һ. б. аша хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан «Тандер» АҖнең «Магнит» сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Апрель аенда барлык шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларның тышкы кыяфәтен чистарту максатыннан өмәләр уздырыла. Хезмәт коллективлары коймаларны буяп, газоннар утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар, парклар, балалар мәйданчыклары төзекләндерәләр.
Бүген сатып алучылар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм бу белемнәрне практикада уңышлы кулланалар. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы нигезләмәләрендә сатып алучының теге яки бу ситуацияләрдә нәрсәгә дәгъва итә алуы, ә сатучының гамәлдәге закон нормаларын үтәве һәм бозмавы җентекләп тасвирлана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Э» массаж салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 12 шешә (6,85 литр) тәшкил иткән.
Химик чистарту вакытында әйбер утырырга, җәелергә, өзелергә һ.б. мөмкин. Шуңа күрә, әйбер кабул ителгәнче, химик чистарту хезмәткәре кулланучыга химик чистарту үткәрелгәннән соң әйбер өчен мөмкин булган нәтиҗәләр турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Ф. сатыла торган товарга гарантия срокларын билгеләү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товар алганда сатучы сатып алучыга товарга гарантия срогы алты ай тәшкил итә дип хәбәр итә, әмма техник документациядә товарга җитештерүче завод билгеләгән гарантия срогы 12 ай дип күрсәтелгән. Сатып алучы хакыйкатьне белергә тели.